ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан аучылары махсус операция хәрбиләренә алты мылтык тапшырды

0

Татарстан аучылары һәм Табигый байлыклар буенча республика дәүләт комитеты хезмәткәрләре махсус операция зонасына корал җибәрүләрен дәвам итә. Бүген ике лицензия-рөхсәт бирү үзәгенә алты мылтык тапшырылды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Безнең егетләргә сугышырлык һәм беспилотникларны бәреп төшерерлек әйбер булсын өчен коралны тапшырдым. Бу аларга тугры ярдәмче булыр дип ышанам», – дип сөйләде Татарстанның Табигый байлыклар дәүләт комитетының Яңа Чишмә районы буенча районара бүлеге башлыгы Вячеслав Ведякин.

Хәрбиләр сүзләренчә, корал махсус операция бурычларын үтәгәндә бик ярдәм итә. «Безгә алып килгәнегез һәм ярдәм иткәнегез өчен рәхмәт. Болар барысы да гражданнарның иминлеген тәэмин итү һәм безнең гомерләрне саклап калу өчен эшләнә», – дип сөйли алар.

Алдарак «Татар-информ «хәбәр иткәнчә, Татарстанның Түбән Кама районы халкы «Zа мирное небо» хәйрия фонды башлап җибәргән «Хәрбиләргә мылтык һәм хәрби припаслар бир» акциясендә актив катнаша. Хәрбиләр махсус операция зонасында беспилотникларга каршы көрәшә алсын өчен, республика халкы Россиядә беренчеләрдән булып корал җыя башлады. Мылтыкларын бушлай тапшыручы аучылар бик зур ярдәм күрсәтә.

  • 2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.