Татарстанда Кол Галинең 850 еллыгын бәйрәм итү планын расладылар
2033 елда Татарстанда урта гасыр шагыйре Кол Галинең, шулай ук аның танылган әсәре «Кыйссаи Йосыф»ның 850 еллыгын бәйрәм итү планлаштырыла. Чараларны әзерләү һәм уздыру планын раслый торган карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Бу эш Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән уздырыла.
План 2024-2027 елларга исәпләнгән. Анда 11 пункт, шул исәптән урта гасыр шагыйренә һәм аның күренекле әсәренә багышланган тапшырулар циклы әзерләү, юбилей датасына багышланган лекцияләр уздыру, «Изге Болгар җыены» кысаларында күргәзмә оештыру бар.
Шулай ук 2025 елда Менделеевскида мәктәп укучылары өчен «Башваткыч» республика бәйгесе оештырыла, ул Кол Галинең тормышына һәм иҗатына багышлана, 2025-2027 еларда Россия шәһәрләрендә «Йосыф» фильмы күрсәтелә, Казанда суфичылык шигърияте турында лекцияләр һәм дискуссияләр узачак.