Тукай әдәби музеенда «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» күргәзмәсе ачылды
Габдулла Тукай әдәби музеенда Казахстан Республикасы Семей (Сәмәй) шәһәренең Абай исемендәге өлкә китапханәсе «Абай исемендәге китапханәнең китап раритетлары» дигән китап экспозициясен тәкъдим итте.
Казан халкы һәм кунаклары өчен Абай исемендәге китапханәнең сирәк фонды басмаларын карау мөмкинлеге булдырылды. Экспозиция «гасырлар аваздашлыгында Рухи мирас» һәм «Казанда нәшер ителгән китап раритетлары» дигән ике бүлек белән тәкъдим ителә. Китап экспозициясе белән танышу Семей шәһәренең тарихы, мәдәнияте һәм истәлекле урыннарыннан башлана.
«Һәр халыкта шагыйрьләр, әдипләр бар. Ләкин араларында әйдәп баручылар була. Татар халкының Кол Гали, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимовы бар, әмма алар арасыннан Тукайны аерып әйтәбез. Габдулла Тукай дигәндә без татар халкының әдәбиятын, барлыгын күзаллыйбыз. Казах халкы дигәндә, аларда әдипләр, җырчылар булган. Шулар арасында Ибраһим Кунанбаев – Абайны аерып әйтәләр. Үзенең иҗаты, эшчәнлеге, яшәеше белән дә үзенчәлекле шәхес. ХХ йөздәге казах әдәбиятын Абайдан башка күз алдына китерә алмыйбыз», – диде әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы Хатыйп Миңнегулов.
Аның әйтүенчә, татар-башкорт әдибе Шәехзадә Бабич Абайны казах халкының Тукае дип әйткән булган. «Абайның туган якларында – аның 170 еллыгында булганым бар. Казахлар үзләренең бөек затларын кадерли белә, зурлый, оныттырмыйлар. Без дә Габдулла Тукайны һәм башкаларны оныттырмаска тырышабыз, ләкин казахлар белән чагыштырырлык түгел. Шунысын да әйтим: мин – Семей, ягъни Казахстан кияве. Шуңа күрә бу минем өчен икеләтә бәйрәм. Казахларга ак көнләшү белән көнләшәм, сөенәм. Электән үк алар мирасларын кадерләгән. Мөстәкыйльлек алгач, алар тагын да үсте: Казахстан дөньяга танылды. Казахстанның әдәбияты, сәнгате үсә. Мин аларга уңышлар телим», – диде галим.
«Абай сирәк басмалар битләрендә» экспозициясенең беренче бүлегендә Абай Кунанбаевка багышланган китаплар белән танышып була. Алар арасында «записки Семипалатинского Подотдела Западно-Сибирского отдела Императорского Русского Географического Общества» (1907, 1927), «Отчет совета общества попечения о начальном образовании в Семипалатинске за 1893-1894 гг: седьмой с основания общества» (1900), «Памятная книжка Семипалатинской области на 1897 год: с картой области» һ.б. басмалар бар.
Бу битләрдә Абайның әдәби тормышы гына түгел, иҗтимагый эшчәнлеге дә яктыртыла. «Абайны туендырган чыганаклар» бүлегендә шагыйрьне рухи яктан баеткан китаплар белән танышу мөмкинлеге бар. Алар арасында Ганс Андерсенның 1899 елда басылган, Генри Бокльнең 1895 елда басылган, Джон Дрэперның 1873 елда басылган, Николай Пржевальскийның 1870 елда басылган әсәрләре һ.б. бар. Бу бүлектә Абай исемендәге китапханәнең сирәк фондыннан барлыгы 25 китап тәкъдим ителә.
«Без Казахстанның Абай өлкәсеннән килгән кунакларны һәм милли җәүһәрләрне тәкъдим итәбез. Абай өлкәсенең Абай исемендәге китапханәсе безгә төрле тематикадагы китаплар алып килде. Аларның бер өлеше Абай һәм Казахстанның мәдәниятен чагылдырса, икенче өлеше Казанда XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында нәшер ителеп, хәзер Казахстанда саклана торган казах телендәге китаплар. Без әлеге күргәзмә аша татар һәм казах халкының мәдәни һәм милли бәйләнешен күрә алабыз. Төрки халыкларның бер-берсе белән аралашып яшәве аларга тагын да көч бирә дип уйлыйм», – диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Ул тамашачыларның күргәзмәдәге китапларны күреп, бай тарихка соклануларын, мәдәни бәйләнешләрне ныгытуларын әйтте. «Күргәзмә ике көн бездә эшли һәм Казахстандагы Абай исемендәге китапханәгә китә. Без бүгенге чорда нәшер ителә торган Тукай турындагы китапларны да бүләк итеп биреп җибәрәбез, китаплар үз укучысын табар дип уйлыйм. Күргәзмәдә Абай әсәрләрен дә күреп була. Абай – казахлар өчен мәдәни ядкяр булса, без Тукай иҗатын югары бәялибез», – диде Тукай әдәби музее җитәкчесе.
«Габдулла Тукай Уральскида (Җаекта) булган вакытта казахларның шигъриятен үрнәк итеп ала, Абайны да телгә ала. Тукайның шулкадәр гыйлемле булуы ул чордагы казах әдәбиятын белүе безнең Казан университетында басылып чыга торган китапларга да бәйле булган. «Шигырьләремез» дигән хезмәтендә ул аларның шигъриятендә хыялый шигъри байлыкка зур игътибар, бәя бирә. Бу алга таба татар әдәбиятына, шигъриятенә зур тәэсир ясаган. Абай рус әдәбиятыннан да тәрҗемәләр эшләгән, татар әдәбиятына да мөрәҗәгать иткән, борынгы легендалар, тарихларга да игътибар иткән», – диде әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин.
Аның әйтүенчә, Абай иҗатының теле – Себер татарларының сөйләшенә охшаган. «Аларның тарихы татар тарихы: Алтын Урда, Ак Урда тарихлары белән бәйле. Татар шигърияте, әдәбиятында булган әдәби әсәрләрне казахлар үзләренчә эшкәртеп, яңадан үз халыкларына кире кайтара һәм монда Казан университеты бик зур роль уйный. Гомумән алганда, Абай – бәхетле кеше. Оренбургта 1916 елда аның тормышына багышланган повесть басылып чыккан. Шуннан соң ул әсәр алга таба казах прозасы үсешенә шулкадәр тәэсир иткән! Мохтар Әуезов иҗатында зур бер төсмер алган. Татарның Абайга булган игътибары ул вакытта ук – Тукайлар чорында ук булган һәм аннан соң да дәвам иткән», – диде галим.
«Казанда басылган китап раритетлары»ның икенче бүлегендә ХХ гасыр башында Казанда басылган һәм Абай исемендәге китапханәнең сирәк фондында сакланган китаплар белән танышып була. Алар арасында уку-укыту һәм медицина әдәбияты, узган гасыр башы Татарстанның матур әдәбияты, Россия һәм Татарстан тарихы буенча китаплар бар. Алар гарәп һәм латин графикасында басылган. «Россия тарихы» (1919), Газиз Гобәйдуллин «Татар тарихы» (1923), Муса Җәлил «Біз барабыз. Өлеңдер жинағы» (1925), Галимҗан Ибрагимов «Қазақ қызы. Қызыл шәшәкләр» (1936) һ.б басмалар бар. Бу бүлектә 25 китап тәкъдим ителгән.
Килүчеләргә ясалма фәһем ярдәмендә электрон форматта Абай исемендәге «Абай жолы» китапханәсе проекты тәкъдим ителде, аның тулы текстлы электрон версиясе Абай исемендәге китапханә сайтында урнаштырылачак. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр эшләячәк.