ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Метеоролог бу кышта Казанда нинди һава торышы булачагын сөйләде

0

Якынча фаразлар буенча, Казанда кышның өч аенда да һава температурасы климатик норма чикләрендә булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га Казан профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Россия гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, бу кыш Казанда климатик нормада булыр дип көтелә. Димәк, җылы һәм салкын дулкыннар алышынып торган нормаль кыш була, кар да норма чигендә явачак», – диде ул.

Юрий Переведенцев искәрткәнчә, быел Казанда июньнән башлап берничә ай рәттән аномаль җылы күзәтелә. Шәһәрдә ноябрь башы да җылы булды. Бу климатның глобаль җылынуы чагылышы дип саный ул.

«2023 ел җир шарында метеокүзәтүләр тарихына иң җылы ел буларак кереп калды. Глобаль җылыну әлегә үз позицияләрен бирми. Шулай ук һава торышына Эль-Ниньо да йогынты ясады, ул озак вакыт уңай фазада булды. Әмма хәзер аның тәэсире әкренләп бетә бара», – диде метеоролог.