Лаеш укучыларын Татарстан Конституциясе белән таныштырдылар
Лаешның 3нче мәктәбенең «Рябинка» мәктәп яны лагеренда «Татарстан Республикасы Конституциясе» темасына презентация белән төркемле дәрес үткәрелде. Бу хакта «Кама ягы» газетасы яза.
Патриотик чараны «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре оештырды һәм үткәрде. Мондый әңгәмәләр һәм тематик видеороликлар күрсәтү ярдәмендә үсеп килүче буында республиканың төп Законының мөһимлеген аңлау формалаша, гражданның хокуклары һәм ирекләре турында күзаллау тирәнәйтелә, диелә хәбәрдә.