«Нефтехимик» – «Ак Барс» хоккей матчы 1:4 исәбенә тәмамланды
Бүген ике Татарстан хоккей командасы арасындагы матчта өстенлекне Казанның «Ак Барс»ы алды. Уен Түбән Камада узды.
Беренче период башында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Александр Барабанов исәпне ачты (0:1). Уникенче минутта «Нефтехимик» күпчелектә уйнавыннан файдаланды, алканы Андрей Белозёров кертте (1:1). Берничә секундтан соң «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Семёнов гол кертте (1:2).
Икенче периодның уналтынчы минутында алканы Казан командасы сакчысы Митчелл Миллер кертте, әлеге гол да күпчелектә керде (1:3).
Өченче периодның унбишенче минутында «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин исәпне тагын үзгәртте (1:4).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Долганов (Озолин);
- Барбер – Митякин – Лещенко, Сериков – Пастухов;
- Белозёров – Жукенов – Ураков, Профака – Леонтьев;
- Точилкин – Хоружев – Шәфигуллин, Хлыстов – Клок;
- Селезнёв – Кодола – Жоэ Муиссу, Киселевич.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Терехов – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Коршков – Комков – Кошелев, Юдин – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Крутов (Жулин), Князев.
«Нефтехимик»ның киләсе уены 11 ноябрь Түбән Камада узачак, команда «Барыс» белән көч сынашачак, ә «Ак Барс» 9 ноябрь Ярославльдә «Локомотив»ка каршы уйнаячак.