ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәдәни мирас объектларын саклау комитетында Казан Кремле диварлары торышын шәрехләделәр

0

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин Казан Кремле диварларында ярыклар барлыкка килүе турында кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында чыккан хәбәрләргә аңлатма бирде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Көньяк-Көнбатыш манара янындагы контрфорс участоклары, шулай ук Биш кырлы манара һәм Исемсез манара арасындагы торык диварының бер участогы бүртүе хәзерге вакытта авария хәлендә дип саналмый һәм ниндидер чаралар күрүне таләп итми», – дип белдерде Иван Гущин.

Аның сүзләренчә, быел кирмән диварының берьюлы берничә участогы буенча проект-тикшеренү эшләре төгәлләнергә тиеш, 2025 елга аларны реставрацияләү буенча этаплы эш билгеләнгән.

«Реставрация диварның нигезен ныгыту, ярыкларны ямау һ.б. эшләрне үз эченә алачак», - диде комитет җитәкчесе.