ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Төмән өлкәсендә Россия Герое Раушан Абдуллинга һәйкәл ачылды

0

Россия Герое Раушан Абдуллинга туган авылы – Төмән районының Нариман авылында һәйкәл ачылды. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков тантанада катнашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Туган илебез өчен авыр чорларда һәрвакыт бер сафта төрле милләт хәрбиләре бергә тора, дип билгеләп үтте Мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Бу Ватаныбыз халыклары арасындагы тугандаш бәйләнешләрнең какшамаслыгын исбатлый. Аларның кыюлыгы һәм батырлыгы – чын патриотизм үрнәге, диелә хәбәрдә.

Рядовой разведчик-сапер Раушан Абдуллин 2008 елның августында Көньяк Осетиядә тынычлык урнаштыручы көчләр составында була һәм беренчеләрдән булып Грузия гаскәрләре һөҗүменә каршы тора. Каты яралануга карамастан, Абдуллин яраланган хәрбиләр гомеренә куркыныч янаучы танкны үз гомере бәрабәренә туктата.

Россия Федерациясе Президенты указы (2009 елның 09 сентябреннән) нигезендә, әлеге батырлыгы өчен Раушан Абдуллинга Россия Герое исеме бирелде (үлгәннән соң).

Монумент «Бердәмлек» көч структуралары һәм оборона-спорт учреждениеләре ветераннары ассоциациясе» Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Анатолий Пусев инициативасы белән булдырылды. Инициативаны Төмән өлкә Думасы һәм төбәк хөкүмәте хуплады. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте шулай ук чараны оештыруда катнашты.