ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда Абай өлкәсе хакимияте эстрада-симфоник оркестры концерты була

0

9 ноябрьдә, 17:00 сәгатьтә , Сәет-Галиев исемендәге мәдәният саранда Казахстан Республикасы Абай өлкәсенең мәдәният көннәре кысаларында Абай өлкәсе хакимияте эстрада-симфоник оркестрының концерты була. Оркестрның дирижеры — «Фидакяр хезмәт өчен» медале иясе Кенжегүл Акшекина.

Программада Казахстанның атказанган сәнгать әһелләре Мапруза Утуленова һәм Ерлан Рыскали, Казахстанның мәдәният өлкәсе отличнигы, традицион җырчы Гөлдана Ногайбаева, Халыкара һәм республика конкурслары лауреаты, җырчы Толеген Рахымбаев, Эстрада-симфоник оркестрының бэк-вокал артистлары катнаша.

Кичәне »Алматы» телеканалы алып баручысы, продюсер Данияр Батырбаев һәм «Россия 1» телеканалы алып баручысы Айзилә Батырханова алып бара.

Концерт тамашачыларга казах һәм татар халык җырларын, шулай ук танылган эстрада әсәрләрен тәкъдим итәчәк, музыкаль мирасны саклап калу һәм популярлаштыру максатын куя.

  • Чараның максаты – Казахстан белән Татарстан арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, казах халкының мәдәниятен, сәнгатен һәм традицияләрен таныту. Оркестр казах һәм татар музыкасын яңгыратачак. Программа казах, рус һәм татар телләрендә алып барылачак, бу төрле мәдәниятләр арасындагы бәйләнешләрне көчәйтүгә ярдәм итәчәк.