Дәүләт Думасы чит ил агентларына интеллектуаль эшчәнлек өчен түләү тәртибен билгеләячәк
Дәүләт Думасында чит ил агентларына интеллектуаль эшчәнлек өчен акча түләүнең махсус тәртибен билгеләүче закон проекты эшләнә. Бу хакта парламент палатасы рәисе Вячеслав Володин телеграм-каналында хәбәр итте.
Иҗади эшчәнлектән керемнәр аерым счетка килеп барачак. Әлеге счетны ачу чит ил агентлары өчен мәҗбүри була. Акчаны алу өчен башка ысуллар куллану тыела.
Закон проекты чит ил агентларына интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре һәм брендлар кулланган өчен түләү тәртибе кертергә тәкъдим итә. Мондый интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләре арасында фән, әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, башкарулар һәм фонограммалар, радио– яки телеэфирлардагы хәбәрләр, уйлап табылган әйберләр һәм товар билгеләре бар.
«Чит ил агенты булмаган, ләкин илдән киткәч Россия турында тискәре фикерләр белдерүче затлар бар. Алар өчен шулай ук күчемле һәм күчемсез милек хисабына акча эшләү мөмкинлеген туктатуга юнәлдерелгән чаралар кертеләчәк», — дип өстәде Дәүләт Думасы рәисе.