Казанда югалган яшь егетне ярты айдан артык эзлиләр
Казанда 18 яшьлек Акмалҗон Шахобиддиновны эзлиләр. Егет 15 октябрьдә югалган, шуннан бирле аның кайда икәнлеге турында берни дә билгеле түгел. Бу хакта «ЛизаАлерт» хәбәр итә.
Фото: © «ЛизаАлерт»
Югалган егетнең билгеләре: буе 181 сантиметр, ябык гәүдәле, кара чәчле, күзләре коңгырт төстә. Капюшонлы соры толстовка һәм джинс чалбар кигән.
Эзләү эшенә ярдәм итә алырлык мәгълүмат булган очракта 8 (800) 700-54-52 кайнар линиясенә шалтыратыгыз (шалтырату бушлай).