Аксубай районында эш сәфәре белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булды
Аксубай районына эшлекле сәфәр белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде. Бу хакта «Аксубай» газетасы яза.
Сәфәр программасы район Советында башланды. Айдар Метшин район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов белән берлектә гражданнарны кабул итте. Дәүләт Думасы депутатына проблемалы сораулар белән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә вәкилләре мөрәҗәгать итте. Аларны хәл итүне ул шәхси контрольгә алды.
Айдар Метшин Алмаз Мингулов озатуында Аксубайның Феодосий Тотемский православие чиркәвендә булды, анда махсус хәрби операциядә һәлак булган якташлар рухына дога кылу гыйбадәте узды. Якшәмбе мәктәбендә, чәй табыны артында алар махсус операция геройларының туганнары белән очраштылар, аларны борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Закон чыгару органы вәкиле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында булды. Айдар Метшин тәрбияләнүчеләрнең көнкүреш шартлары белән танышты, балалар белән җылы аралашты, аларга бүләкләр тапшырды, аларның иҗат дәресләрендә булды, диелә хәбәрдә.