Саба районы Кызыл Мишә авылы балалар бакчасының 45 еллыгын билгеләп үттеләр
Саба районы Кызыл Мишә авылында балалар бакчасы эшчәнлегенә 45 ел тулу хөрмәтенә әдәби-музыкаль кичә үтте.
Бәйрәм чарасын авыл мәдәният йорты җитәкчеләре - Алинә һәм Булат Галимовлар, китапханә мөдире Гөлнәзирә Әүһәдиева оештырган.
Фото: © Гөлнар Гарифуллина
“Ак чәчәк" балалар бакчасына 1979 елда беренче булып Зәмфирә Нурмиева (Нуруллина) җитәкчелек итә башлый. Ул балалар бакчасының уен мәйданчыгында иң беренче гөмбәчек, комлык, таучыкларга нәниләрнең бик нык сөенгәнен искә алды. Балаларга уен мөмкинлекләре, шартлар тудырылганга хезмәткәрләр үзләре дә ихлас шатланганын, бөтен коллектив күңел җылысын биреп эшләве турында тәфсилләп сөйләде.
Фото: © Гөлнәзирә Әүһәдиеваның шәхси архивыннан
Ул елларда балалар бакчасына 30дан артык бала йөргән. Озак та үтми мөдир вазифасына Гөлҗәүһәр Нәгыймова килә. Авылдашлары аның 27 елга якын балалар бакчасын нәниләргә җылы, якты, рәхәт йорт итәр өчен бөтен тырышлыгын куйганын билгеләп узды.
«Гөлҗәүһәр апа бөтен бакча территориясендә аллы-гөлле чәчәкләр, җиләк-җимеш куаклары утыртып, яшеллеккә күмеп ямьләндерү өчен бөтен көчен куя иде. Бакчадагы уен мәйданчыгындагы таганнар, комлыклар, апаларыбызның безгә назлы карашы, мәхәббәте мәңгегә йөрәккә кереп калган», – дип хатирәләрен яңартты ул елларның сабыйлары – хәзерге әти-әниләр.
Фото: © Гөлнар Гарифуллина
"Без, беренче чиратта, бөтен игътибарыбызны әхлак тәрбиясенә юнәлттек. "Бездә олы балалар 1 яшьлек нәниләрне карый иде. Һәркайсына кечерәк балалар билгеләнгән, бәдрәфкә алып керәләр, кулларын юдыралар, урамга чыкканда киендерешәләр, йокы бүлмәсенә алып кереп яткыралар. Менә шундый кайгыртучанлык, кечеләргә игътибар хисе уятырга тырыштык",- дип сөйләде Гөлҗәүһәр Нәгыймова.
2007-2022 елларда балалар бакчасы белән җитәкчелек Людмила Таһировага күчә. Ул үз коллективының тату, бердәм булуын, пешекче Фидәния апалары пешергән ризыкларны балалар мактый-мактый ашаганнарын искә алды. «Балалар бакчасында эшләячәгем кечкенәдән билгеле булгандыр инде минем, балаларны үлеп ярата идем», – ди ул.
Авыл балалар бакчасы мөдире вазифасында бүген Сурия Гаттарова эшли. Ни кызганыч, балалар күпләп килеп, шау-гөр килгән вакытлар артта калганын искәртеп, ул авылда балалар саны артуына өмет баглап сөйләде. «Балалар бакчасы ябыла күрмәсен иде», – дигән теләктә калды.
Фото: © Гөлнар Гарифуллина
Балалар бакчасының тәрбиячеләре, пешекчеләре дә һәркайсы истәлекләре белән уртаклашты. Үз һөнәренә гомере буе тугры калган тәрбияче Гөлүзә Гайфиеваның 39 ел буе балалар белән эшләвен тамашачылар алкышлар белән хуплады.
Бакча хезмәткәрләре сәхнәдә сөйләгән вакытта экраннарда төрле еллардагы фотосурәтләр күрсәтелеп барды. Чыгышлар арасында концерт номерлары да тәкъдим ителде. Балалар бакчасына йөреп, бүген инде үзләре әти-әни булган авыл яшьләре нәни чагында бакчада башкарган шигырьләрен, җырларын искә төшереп бүләк итте.
Авыл клубы залында утырган һәркем үзләренең, балаларының кечкенә чакларын искә төшереп, хисләргә бирелеп утырды. Әйтергә кирәк, бу чара балаларга үз тәрбиячеләренә янә рәхмәт сүзләрен җиткерү өчен яхшы форсат та тудырды.
Фото: © Гөлнәзирә Әүһәдиеваның шәхси архивыннан