Татарстан фермерын 28 миллион сумлык грант алганда мошенниклыкта шикләнәләр
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы аеруча зур күләмдәге мошенниклыкта шикләнелә. «Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, 2022 елның апрелендә эшкуар ханым 225 сыерга исәпләнгән гаилә сөтчелек фермасы проектын гамәлгә ашыруга субсидия рәвешендә 28 миллион сумлык грант бирү турында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешү төзегән.
Килешү төзелгәннән соң, фермер 28 миллион сум күләмендә грант алган. Әлеге акчага терлекләр һәм кирәкле техника сатып алырга тиеш булганнар.
Соңрак ачыкланганча, фермер хуҗалыгы башлыгы бу акчага мөгезле эре терлек сатып алган. Әмма тиздән терлекләрне өченче затка сатып җибәргәннәр.
Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, фермер авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып бармаган диярлек: яңа эш урыннары булдырылмаган, ә продукция җитештерү күрсәткечләре элеккеге дәрәҗәдә калган.
Аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.