Татарстанда температура -5 градуска кадәр төшә
Татарстанда чәршәмбе, 6 ноябрьдә (ТР Конституциясе көне), көндез урыны белән бераз кар явачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәя.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, көндез һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килергә мөмкин.