ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Казанда урам музыкантлары чыгыш ясау өчен мәйданчыкларны тавыш дәрәҗәсе буенча бүлделәр

0

Татарстан башкаласында урам музыкантлары чыгыш ясау өчен мәйданчыклар рөхсәт ителгән тавыш дәрәҗәсе буенча өч категориягә бүленде. Шәһәр башкарма комитетының шул хактагы карары муниципаль хокукый актлар интернет басмасында урнаштырылган.

Музыкаль мәйданчыкларда тавыш (шау-шу) дәрәҗәсе 90 децибелга кадәр рөхсәт ителә. Аларда тавыш көчәйткеч җиһазлардан файдаланырга ярый.

Музыкаль-акустик мәйданчыкларда исә тавыш дәрәҗәсе 60 децибелга кадәр рөхсәт ителә. Аларда тавыш көчәйткеч җиһазларны портатив колонкалар яки комбокөчәйткеч рәвешендә файдаланырга ярый. Моннан тыш, мондый урыннарда акустик бәрмә җайланмалар һәм бердән дә артык бакыр тынлы уен коралы куллану тыела.

Үз чиратында, акустик мәйданчыкларда тавыш көчәйткеч, бәрмә җайланмалардан һәм аларның компонентларыннан (барабан һәм тәлинкәләр), шулай ук бакыр тынлы уен коралларыннан файдаланырга рөхсәт ителми.