«Яңарыш» газетасы Түбән Тәүде районының юкка чыккан авылларын барлый
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Диләфрүз Фәхретдинованың «Түбән Тәүде районының юкка чыккан авыллары» дигән язмасы чыкты.
Һәр авылның үзенең бай тарихы, тамырлары, геройлары бар. Һәм ниһаять, һәр кешенең үзен иркен тоткан, җанына тыныч урыны бар. Әлбәттә, ул - кече Ватан. Туган як кешенең җанында теләсә кайчан кайтып була торган пристань. Әгәр кемнеңдер кайтыр җире булмаса, туган авылы урынында куе урман утырса?
Юкка чыккан авылларның язмышы белән кызыксынуны дәвам итәм. Аларның бетү сәбәбен эзлим. Мине, әлбәттә, үз туган ягым – Түбән Тәүде районының юкка чыккан авыллар тарихы борчый. Интернет мәгълүматлары буенча, Бөек Ватан сугышыннан соң хәзерге Түбән Тәүде районы территориясендә 148 яшәү пункты беткән. Күпчелек 1965-1970 елларда. Бүгенге көндә районда 17 авыл хакимиятендә 78 яшәү пункты урнашкан. Барлыгы 26968 кеше яши. 2004 елның октябрендә Круглая, Яңа Казанлы (Травные), Александровка, 2009 елда Рысево авыллары бетерелә. 1960-1970 елларда авыл яшәү пунктларын модернизацияләү дәүләт политикасы юнәлешенең берсе була. Эре авылларны ныгыту, зурайту, перспективасыз кечкенәләрне олыларга кушу, бетерү максат була.
1965 елның 1 январенда Түбән Тәүде районында 37,3 мең кеше яшәгән. Районда 130 яшәү пункты исәпләнгән. Иң зурысы - Түбән Тәүде авылы. Анда 5,2 мең кеше яшәгән. Кайбер авыллар елга, юл буйларында сузылып киткән, генераль плансыз, архитектурада план таләпләренә туры килмәгән. Аларның күбесен Столыпин аграр реформасы һәм 1917 елда даһи Ленин крестьяннарга җир бирү декретыннан соң, кайберләрен Гражданнар сугышыннан соң төзегәннәр.
Перспективасыз авылларны яшәтү дәүләткә авырга төшә. Шуңа күрә кечкенә колхозларны бер зурга кушу тормыш дәрәҗәсен күтәрү була. 130 яшәү пунктыннан 41 үзәк пункт калдыру карала. Районда 86 авылның үзенең җитештерү базасы булмаган. Мәсәлән, Усман хуҗалыгы (67 кеше яшәгән) Бухталга, Левочкино (67) Ахманга, Югары Тарман (248), Яманово (14) Урта Тарманга, Кече Йорт (50), 8 нче участок (31) Чугунаевога, 10 нчы участок Олы Заморозовкага, Ермачиха (25) Түбән Тәүдегә, Иска-Чебаково (342), Яңа Казанлы (Травные - 90), Леозново (55) Новотроицкка кушылган.
Шунысы кызык: Петрунькино авыл советына кергән Яңа Болгар 1955 елда, Киндерле авыл советына кергән Турай авылы 1950 елда районның хисап мәгълүматларыннан алынган диелгән. Мәсәлән, Баитова утары турында беренче искә алу Понизовск волосте, яңа оешкан Александровск авыл советына кергәч 1919 елда була. Баитовада 272 кеше яшәгән (132 ир, 140 хатын-кыз), 41 ишегалды исәпләнгән. 1923 елның декабрендә бу авыл яңа оешкан Түбән Тәүде районына кергән. 1930 елны анда «Веселая жизнь» дигән колхоз төзелә. 1950 елда ул Түбән Тәүде районы, Александровск авыл советының, «Красный партизан» колхозына кушыла. 1957 елны бу колхозга «Сибиряк» дигән яңа исем бирелә. Александровск авыл советы 1971 елның октябрендә юкка чыга. Ул Түбән Тәүде районы, Канаш авылына кушыла.
1928 елда Чувашия Республикасының Аликовск районы, Старые Медики авылыннан Баитовага Прокопьевлар гаиләсе күченеп килә. Бу авылда Бөек Ватан сугышы ветераны, социалистик хезмәт (1971 ел) Герое, «Большевик» колхозы (1962-1985 еллар) рәисе Поликарп Прокопьевның балачагы уза. 1939 елны Баитовада - 369, ә 1952 елда 50 хуҗалыкта 166 кеше яшәгән. Авылның кыскартылуның сәбәбе: монда башлангыч мәктәп кенә булган, колхозның үзәк йорты Александровскка күчерелгән, анда фельдшер, акушер пункты, клуб урнашкан. 1956 елны 41 хуҗалыкта - 132, 1966 елны 29 хуҗалыкта - 99, 1965 елда 20 хуҗалыкта - 70, ә 1971 елны 8 хуҗалыкта 36 кеше яшәгән. 1982 елның февралендә авыл хисаптан төшерелә.
Төшемдә гел туган авылым Киндерле астында, Бүрән яктарак бер авылны күрәм. Анда авыл булдымы икән, нигә еш төшкә керә дип уйланам. Төшем турында энем Фәрхәткә сөйләдем. «Аста» Александровка дигән чуваш авылы булган. Анда кешеләр электр утсыз яшәгәннәр. Ул Тәүде елгасы буенда түгел, Киндерле яктарак урнашкан. Нинди максат белән шулай төзелгәндер? Түбән Тәүде авылы сулда булса, ул Тәүде елгасының уң ягында утырган. Андагы халыкка Түбән Тәүдегә Киндерле аша гына эләгеп булган. Элек Яркәү районына киндерлеләр шул авыл аша - «астан» барганнар. Төмәнгә Канчәбер авылы аша эләккәннәр. Чөнки хәзерге Велижан тракты булмаган, Разбахта белән Караганда авыллары янында тоташ саз җәелгән.
«Аста» чыннан да чуваш авылы булуына дәлиле дә бар. Авылыбызның иң өлкән кешесе 95 яшьлек Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллинның үсмер чагында сугыш елларында кышкы чана сөйрәп Сәйпуш әкә Сәйдуллин белән Яркәү районы, Калым авылы янындагы Тумат авылына (хәзер юк) җәен барулары турында кайсыдыр елны «Яңарыш» газетасында язган идең. Алар Туматка көч-хәл белән чак барып җиткәннәр. Дәүләтгәрәй абый: «Чуваш авылына кереп кундык, хәл алдык», - дип сиңа сөйләгән. Ярый әле, бәхетләренә, юлларында шул авыл очраган, Туматка барып җитмәсләр иде. Сәйпуш әкә бер агач янында туктап: «Бар, Дәүләт, үзең генә, мин атлый алмыйм. Авылга җиткәч, кешеләр белән мине килеп алырсыз», – дигән. Юк, мин сезне ач бүреләргә калдырмыйм, ни күрсәк тә, бергә булырбыз», - дип җавап кайтарган Дәүләтгәрәй абый, – дип энем мәкалә турында искә төшерде.
Бу көннәрдә юкка чыккан Яңа Казанлы авылы кешеләре авыллары булган урынга һәйкәл куйдылар. Һәйкәлгә яшәгән кешеләрнең исемлеге язылган. Өлкәбезнең төрле почмагында яшәүче яңаказанлылар үз акчаларына һәйкәл ясатып изге эш эшләделәр. Авылдашлар җыелышып, урамда өстәл куеп чәйләр эчтеләр.
Мондый саваплы очрашуга ни җитә! Кадерле туган авылларын онытмыйлар, кешене олыгайган саен сагындырып туган җир тарта. Яңаказанлылар бәхетле, чөнки Новотроицк авылында яшәүче энтузиаст, оештыручы якташлары Александр Рыков бар. Бу егет Новотроицк мәдәният йортын җитәкли җаны-тәне белән туган як тарихын саклауга бирелгән. Авылларында спонсорлардан акча җыеп 100 еллык иске бинаны торгыздылар, хәзер анда искиткеч шәп музей. Юкка чыккан туган авылы Новоникольск Леознова, Отрадный, Яңа Казанлы, бүгенге көндә 8 кеше торучы Иска-Чебакова авыллары турында фоторәсемнәр табып, язып интернетка мәкаләләр куйды. Монда күпме хезмәт куелган!
Бу Новотроицк авылында бөтен өлкәгә таныш тарихчы, журналист Александр Петрушкин туып-үскән. «Тюменский курьер» өлкә газетасы редакторы Рафаэль Гольдберг белән бергә Төмән өлкәсенең репрессия корбаннары, Бөек Ватан сугышында әсиргә эләгүчеләр турында әллә ничә китеп бастырдылар. Кыткүл авылында туып-үскән егетләр озак еллар Төмән югары хәрби инженер команда училищесында (ТВВИКУ) курсантларны укыткан запастагы офицерлар: Вилдан Кәримов, Касыйм Бикчәнтаев «Онытылмаган исемнәр» дигән уникаль китап бастырдылар. Без аның турында 2015 елны «Яңарыш» газетасында яздык.
Андый китапны өлкәдә башка һичкем бастырганы юк. Ул китап зур булмаган Кыткүл авылының Бөек Ватан сугышында һәлак булган егетләре, кайткан ветераннар, тыл хезмәтчәннәренә багышланган. Кыткүлнең дошманнан Ватанны сакларга 42 кешесе киткән, шуларның 23 яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Вилдан абый белән Касыйм абый архивларда эзләнеп олы хезмәт башкарганнар. Монда һәр кешегә аерым басым ясалган, җентекләп аңлатылган, һичкем онытылмаган. Зур истәлек калдырулары өчен авылдашлары егетләргә рәхмәтле.
Киндерледә туып-үскән искиткеч талантлы шагыйрь, әдәбият өлкәсендә Габдулла Тукай премиясе лауреаты Шәүкәт Гаделшаның (Шәүкәт Сибгатуллин) бик күп шигырьләре Себер тарихына багышланган. Узган елны Киндерле авыл китапханәсенә Шәүкәт Гаделшаның исеме бирелде. Шәүкәт абыйны нәкъ борынгы Себер тарихы кызыксындырды. Ул дөреслекне күрсәтергә омтылды.
Мәсәлән, «Бурангага пычак ташламыйк» поэмасын алыйк. Ул 5 бүлектән тора. Анда гади Себер халкының фаҗигале тарихы, язмышы чагылдырылган. Төп герой - ыруг башлыгы Сәйпүш әкә. Поэманы аңлап укырга кирәк. Ул кызыклы, тирән эчтәлекле. Минем әтием - Киндерле урта мәктәбендә 30 елдан артык балаларны тарих фәненнән укыткан Шамил Фәхретдинов та туган ягын өйрәнде. Укучыларны походларга, экскурсияләргә алып барган. Төрле чараларны, кешеләрне фоторәсемгә төшереп истәлек калдырды. 1987 елны укучылар белән Новотроицк белән Картымская станциясе уртасында утырган, нәкъ шул вакытта таркалып баручы Леознова авылында булулары хәтердә. «Яхшы, бай йортлар утыра, ә авылда кеше юк», - дип сөйләгән иде әти.
Түбән Тәүде районы җире туган ягын сөйгән, тарихы белән кызыксынган кешеләргә бай. Алар белән без сокланабыз, горурланабыз. Бүгенге көндә Новотроицкта - 286, Кыткүлдә (Ивашкина) 30 кеше яши.