ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

-10 градус салкыннан соң, Татарстанда атна ахырында +2 градуска кадәр җылыта

0

Атна ахырында Татарстанда циклон аркасында бераз җылытачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген, 5 ноябрьдә, республика циклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә (үзәге – Казахстанның Уральск шәһәрендә) була. Болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз кар һәм җепшек кар яварга мөмкин, көндез урыны белән җиңелчә буран булуы ихтимал. Юлларда бозлавык була. Төнлә һава температурасы -2...-7, көндез 0...-3 градус була, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чәршәмбе көнне, 6 ноябрьдә циклон китә һәм атмосфера басымы күтәрелә, Татарстан тыл агымы йогынтысында була. Бары тик урыны белән генә бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык була. Төнлә аязган вакытта -5..-10, ә көндез -1..-6 градус.

Пәнҗешәмбе көнне, 7 ноябрьдә республикада һава торышы кабат үзгәрә – бу юлы төньяк циклоннан җылы фронт килә. Болытлы һәм карлы һава торышы көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык. Төнлә һава температурасы -4..-9, көндез 0..-5 градус була.

Метеорологларның якынча фаразлары буенча, җомга һәм шимбә көнне – 8 һәм 9 ноябрьдә, Татарстанда һава торышы циклон йогынтысында була. Бераз явым-төшем, яңгыр көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык саклана. Температура төнлә 0..-5 градуска, көндез -2..+2 градуска күтәрелә.

Баштарак Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев Казанда кар катламы тулысынча кайчан ятачагын сөйләгән иде.