Азнакайда «РобоБитва» роботехника республика ярышлары узды
Азнакайда «РобоБитва» роботехника республика ярышлары узды. Ярышта Казан, Яр Чаллы, Әлмәт (2 команда) шәһәрләре, Минделеевск, Түбән Кама (2 команда), Чирмешән, Мөслим районнарыннан, Азнакай районыннан Балалар иҗаты үзәге, Азнакайдагы 8 нче, Тымытык, Чалпы авылларыннан 13 команда катнашты. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Ярышларда катнашучылар, килгән кунакларны район башлыгы урынбасары Роза Галеева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Зарипова, Балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова сәламләде.
«Бу хәзерге заманда үсеп килүче яш буын өчен яңа, әмма бик тә мөһим һәм файдалы шөгыль, иҗат. Бүгенге көндә роботлардан башка тормышыбызны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Сез киләчәктә илебез өчен бик кирәкле кадрлар инженерлар, конструкторлар... уңышлы кешеләр булырсыз дип ныклы ышанычта калабыз, ә мондый ярышлар матур традициягә әйләнеп, киләсе елда да очрашырбыз», – диде Роза Алмасовна.
Ярышларда роботлар «аркан тартышты» һәм «көрәште». Ярышлар Азнакайда икенче елын уздырыла.
«Быел балаларның сәләтләрен тулырак ачу өчен яңалаклар да керттек, «көрәш»тә берничә конструктор төреннән җыелган «гибрид» роботларын да кулландык», – ди ярышларның баш хөкемдары, оештыручы һәм инициатор Денис Вәлиев.
«Робобитва» ярышында Тымытык авылыннан Даниэл Еменькин (җитәкчесе Рөстәм Шәйдуллин), Балалар иҗаты үзәгеннән Альмир Мусин (Наилә Хәкимова), аркан тартышуда Балалар иҗаты үзәгеннән Сергей Коршунов, Кәрим Шакирҗанов, Сәет Арсланов, Ранель Бәдретдинов (Н. Хәкимова), Азнакайдагы 8 нче мәктәптән Инзил Хәертдинов, Илдан Сафиннар (җитәкчеләре Денис Вәлиев) призлы урыннарны алды, диелә хәбәрдә.