ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа Чишмә музее хәрби операция зонасыннан китерелгән әйберләр белән тулыланды

0

Махсус хәрби операциядә катнашучының әтисе Геннадий К. Яңа Чишмәнең Туган якны өйрәнү музее фондына улының шәхси әйберләрен тапшырган, алар арасында ике шлемофон, хәрби форма элементлары, нашивкалар, сугыш кырында үзебезнекеләрне дошманнардан аерыр һәм очраклы ут булдырмау өчен кулланыла тоган кызыл скотч фрагментлары да бар. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы яза.

Музейга шулай ук ике офицер планшеты, жгут һәм бинтлар белән армия аптечкасы һәм хәрби хезмәткәрнең береты тапшырылган.

Бүләк итүчеләр ярдәмендә хәзер музейда Россия сугышчыларының батырлык дәлилләрен – сугышчан хәрәкәтләр зонасыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар тарафыннан тапшырылган әйберләрне күрергә мөмкин. Боларның барысы да конкрет хәрби хезмәткәрләрнең форма һәм экипировкасының бер өлеше булган. Әлеге әйберләрнең күбесе фронт сызыгыннан китерелгән, алар анда көндәлек тормышта да, сугыш вакытында да кулланылган.

Барлык предметлар махсус хәрби операциягә багышланган күргәзмә экспонатларына әверелгән. Алар арасында чыннан да сирәк очрый торганнары да бар, мәсәлән, HIMARS Америка реактив системасыннан кумулятив-кыйпылчыклы сугыш элементлары.

Музей коллективы музей фондларын уникаль экспонатлар белән тулыландыручыларга чын күңелдән рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.