ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Тинчурин театры «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивалендә җиңүгә дәгъва кыла

0

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр «Театрның музыкаль йөрәге» Милли фестивале һәм премиясендә катнашачак. Фестиваль дәвамында тинчуринлылар 17 ноябрьдә 18.00 сәгатьтә Максим Горький исемендәге Самара академия драма театры сәхнәсендә «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» хип-хоперасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле (автор – Илгиз Зәйниев, режиссер – Туфан Имаметдинов) премиянең биш номинациясендә җиңүгә дәгъва кыла. Алар: «иң яхшы пьеса» (Илгиз Зәйниев), «иң яхшы сценография» (Лилия Имаметдинова), «иң яхшы костюмнар» (Лилия Имаметдинова), «икенче пландагы хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы» (Әдилә Хәсәнова), «иң яхшы спектакль», диелә хәбәрдә.

  • «Театрның музыкаль йөрәге» – игътибарны заманча музыкаль театрның формаларына: музыкаль-драматик спектакльләргә, рок-операларга, мюзиклларга, оперетталарга, лайт-операларга һ.б. юнәлтә торган бердәнбер милли премия. Быел конкурска барлыгы 48 шәһәрдән 100 гариза килгән, шул исәптән башка илләрдән дә. Кече эксперт советы оештырган лонг-биткә 20 спектакль кергән, алар арасында «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакле дә бар. Премиянең шорт-листына барлыгы 17 спектакль кергән.
  • «Театрның музыкаль йөрәге» фестиваленең финалы 15-25 ноябрьдә Тольятти һәм Самара шәһәрләрендә була. Жиңүчеләр 25 ноябрьдә Самарада игълан ителәчәк. Быел конкурста беренче тапкыр Россиянең милли театрларыннан милли телләрдә куелган спектакльләр катнашты. Тинчурин театры – премиянең лонг-листына кергән Россиянең бердәнбер милли театры.
  • Илгиз Зәйниев пьесасы буенча куелган беренче татар рэп-операсының премьерасы 2024 елның мартында булды. Хип-хопера беренче татар рэп төркеме Ittifaq иҗатына багышлана.