Зәй районы авылында ике көндә 600дән артык окоп шәме ясаганнар
Махсус операция шартларында, хәрбиләр ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ вакытта, Зәй халкы Ватан сагында торучыларга ярдәм итеп, инициатива һәм бердәмлек күрсәтә. Күптән түгел алар алгы сафта уңайлы шартлар тудыру өчен кирәк булган окоп шәмнәре ясаган.
Шыкмай авылы халкы халкы окоп шәмнәре ясау белән икенче ел шөгыльләнә инде. Моның инициаторы – Назыйм Минһаҗев, кызганыч, бу җәйдә вафат булган. Әмма аның эшен бөтен авыл белән дәвам итәләр.
«Гадәттә, халык төштән соң килә. Хәтта беренче сыйныф укучысы да эшләде бездә», – дип сөйләде Зәйфәрә Наумова
Окоп шәмнәре ясау – авыл халкын берләштерә торган күмәк эш. Бу эш берничә процесстан тора.
Башта парафинны газда тулысынча эретәләр. Әмма ул кайнап чыгарга тиеш түгел, югыйсә үзлекләрен югалта. Парафин эрегән арада тимер савытлар әзерлиләр. Аларны бөтен авыл белән җыялар. Формага билгеле технология буенча киселгән катыргы куялар.
Соңыннан әзерләнгән формага чималны агызалар. Окоп шәмнәре ясауның бу этабында да үз нечкәлекләре бар.
«Бушлык калмасын өчен ашыкмый гына, тигез итеп агызабыз», – дип сөйли активистка.
Кипкән шәмнәрне тартмаларга тутыралар. Бу эшне авыл халкы көн саен башкара. Бердәм эш нәтиҗәсендә, соңгы ике көндә 600дән артык шәм ясалган.
Авыл волонтерларына булдыра алганча ярдәм итәләр. Гомуми көч белән эшкә кирәк булган плитә һәм газ баллоннары сатып алынган.
2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.