Казан консерваториясе династияләр фестивале кысаларында «Җиде Бах» концертын оештыра
7 ноябрьдә 18:30 сәгатьтә Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе I Халыкара музыкаль династияләр фестивале кысаларында Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында «Җиде Бах» концертын оештыра. Фестиваль консерватория ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиев инициативасы һәм сәнгать җитәкчелеге белән уздырыла.
«Тыңлаучылар өчен классик композитор – Иоганн Себастьян Бахның бабалары һәм аның дүрт композитор улы иҗат иткән моңлы музыкасы яңгыраячак. Концерт программасын яңа виртуоз коллектив - Казан консерваториясенең ректоры, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Вадим Дулат-Алиев җитәкчелегендәге концерт өчен камера оркестры тәкъдим итәчәк», – дип хәбәр итә Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте.
Концертта Ләйсән һәм Алмаз Баһабиевлар (флейта), Виталий Харисов (лютня), Тянь Юнь (фортепиано), Анна Сысоева (клавесин), «Пространство ритма» бәрмә инструментлары ансамбле (җитәкчесе – Антон Оховский) катнашачак.