Галим: Казанда кыш җылырак һәм берничә көнгә кыскарак була башлады
Соңгы елларда Казанда кыш кыскарак һәм җылырак була башлады. Бу хакта «Татар-информ»га бүген Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.
«Уртача тәүлеклек температура ун елда якынча ике көнгә соңарып -5 градус тамгасы аша үтә. Тенденция шундый: кыш ун елда кыскарак һәм 0,5 градуска җылырак була башлады», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.
Яз исә, галим сүзләренчә, хәзер бер-ике көнгә иртәрәк килә. Ноябрьдә Татарстан башкаласында уртача айлык температура нормасы (1991 елдан 2020 елга кадәрге мәгълүматлар буенча) -2,5 градус, ә явым-төшем суммасы 45 миллиметр тәшкил итә. Декабрьдә уртача айлык температура нормасы -8 градус, ә явым-төшем суммасы 50 миллиметр чамасы. Гыйнварда шәһәрдә уртача айлык температура нормасы -10 градус, явым-төшем исә нормада 46 миллиметр дәрәҗәсендә була. Февральдә уртача айлык температура нормасы -9,6 градус, ә явым-төшем нормасы 37 миллиметр.