ru24.pro
World News in Tatar
Ноябрь
2024
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Нина Останина: Махсус операциядә катнашучы егетләрнең өйләнү мөмкинлеге «өч тапкыр» арта

0

Кызларга булачак тормыш иптәшен сайлаганда хәрби хезмәткәрләргә «игътибар итәргә» кирәк. Мондый фикерне Дәүләт Думасының Гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина белдерде. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.

«Кызларны бүген янәшәсендә нинди ир-егет булу турында уйланырга чакырам. Әгәр бу егет махсус операция катнашучысы икән, миңа калса, аның сезгә дус, ир, булачак балагызга әти булу мөмкинлеге өч тапкырга арта», - диде парламентарий «Говорит Москва» радиосы эфирында.

Элегрәк Останина Россиядә яшәүчеләрнең 40 процентка якыны үз ярын таба алмый, дип белдерде. Гадәттә бу теге яки бу сәбәпләр аркасында гаилә корырга өлгермәгән 30 яшьтән өлкәнрәк яшьләр, диелә хәбәрдә.