Әлфәт Закирҗанов: Театрга ничек киенеп килү - эчке культура чагылышы
Кичә, 31 октябрь көнне Камал театрында «Дуслар җыелган җирдә» спектаклен карадык. Спектакльне инде бер карап, зур булмаган рецензия язган идем. Шуңа да бу юлы сүзем спектакль турында түгел. Җәмәгать, театрда булган вакытта бер нәрсәгә игътибар иттем: галстук тагып бер мин генә килгән идем булса кирәк. Бәлки, тагын булгандыр, әмма мин күрмәдем. Моны ничек аңларга һәм аңлатырга белмим.
Галстук - зыялылык, зәвык билгесе. Белүемчә, бүгенге галстук татар дөньясына ХХ йөз башында рус-Европа мәдәнияте белән тыгыз бәйләнеш башлангач килеп кергән. Хәзер инде ул рәсми чараларда катнашучыларда булырга тиешле кием элементы булып кабул ителә. Гәрчә, хәзер Татарстанда ТР Рәисе үрнәгендә туры якалы, халык телендә мөселман костюмы дип йөртелгәнне киючеләр дә күп.
Театр дистә еллар дәвамында кешегә матурлык, сафлык, әдәп-әхлак рухы алып килә. Шуңа да сәнгать бинасына иң матур киемнән килү кабул ителгән. Соңгы вакытта «җайлы кием» белән йөрим дигән сылтама белән теләсә ничек киенеп килүчеләр күбәйде. Кичәге спектакльгә килүчеләр арасында хәтта футболкадан килгәннәр дә бар иде. Моны кабул итә алмыйм. Минемчә, театрга ничек киенеп килү - эчке культура чагылышы. Кешегә шуннан чыгып бәя бирәм.