Татарстандагы глэмпинг Россиядә беренче булып Muslim Friendly таныклыгына ия булды
ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты буенча комитеты Татарстандагы YURT RESORT глэмпингына Muslim Friendly системасы стандартларына туры килү турында беренче таныклык бирде.
Комитет матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Muslim Friendly системасының максаты – мөселманнар өчен традицияләрен исәпкә ала һәм хөрмәт итә торган комплекслы сервис тәэмин итү. Хәләл стандартларын үстерү һәм саклауда халыкара оешмалар белән актив хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә Татарстан бөтен дөньядан мөселман туристларны җәлеп итә.
Нәкъ менә хезмәтләрнең киң спектрын колачлаучы Muslim Friendly системасы бүгенге көн сәяхәтчеләре өчен уңайлылык һәм ышаныч гаранты булып тора. Сертификация аеруча Төркия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм хәләл туризм базары үсүче башка илләрдән туристлар кабул итүче илләрдә (мәсәлән, Россия кебек) актуаль.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Аббәс хәзрәт Шляпошников ассызыклаганча, Muslim Friendly таныклыгына ия булу хезмәт күрсәтү югары культуралы булу, төрле төркем клиентларның ихтыяҗларын тану һәм хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртырга омтылуны күрсәтә.
Глэмпингка нигез салучы Римма Якупова билгеләп үткәнчә, Muslim Friendly таныклыгы бизнеска Россия белән мөселман дөньясы арасындагы хезмәттәшлекне ныгытырга, Татарстан мәдәниятен һәм хәләл яшәү рәвешен алга этәрергә ярдәм итә.
- Muslim Friendly – оешмалар өчен ирекле сертификация. Аның максаты – мөселманнарның мәдәни һәм дини үзенчәлекләренә туры килә торган уңайлы һәм имин шартлар тудыру. Ягъни кунакханәләр, кафелар, хастаханәләр туклану мәсьәләсен, намаз уку өчен урыннар булуны, хезмәткәрләр Ислам этикеты нормаларын белүне исәпкә алырга тиеш.
- Глобальләшү һәм мәдәниятләр арасында үсә баручы үзара бәйлелек шартларында Muslim Friendly системасы стандарт кына булып калмый, ә җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплаган Halal Life Style концепциясенә әйләнә. Системаны республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы буенча ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Хәләл» стандарты буенча комитеты булдырган.