Татарстан Фәннәр академиясе академигы Ренат Мөслимовка рәхмәт белдерелде
ТР Фәннәр академиясе әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган геологы, СССР һәм ТР Дәүләт премияләре лауреаты Ренат Мөслимовка Татарстан һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексы, аларның минерал-чимал потенциалы үсешенә керткән зур өлеше, тармак фәнен, нефть-газ чыганаклары геологлары уникаль мәктәбен булдырудагы зур роле өчен рәхмәт белдерелде.
Шул хактагы документны ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов имзалады.
ТР Фәннәр академиясе хәбәр иткәнчә, Мөслимов – нефть чыганакларын эзләү, ачыклау һәм эшкәртү проблемалары буенча фәнне уникаль экспериментлары һәм фәнни хезмәтләре белән баеткан әйдәп баручы галим һәм геолог-нефтьчеләрнең берсе.