Мөхәммәтшин: Татарстанның Россиядәге вәкиллеге республиканың имиджын сакларга ярдәм итә
Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге республиканың имиджын һәм абруен сакларга ярдәм итә, аңа хәтта бу катлаулы заманда да куелган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләрен учреждениенең 30 еллыгы белән котлап, шулай дип белдерде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга, вәкиллек хезмәткәрләренә котлау сүзләрен тапшырды.
«Сез башкара торган миссияне бәяләп бетерү кыен. Россия – зур ил, аның федераль үзәге төбәкләргә күпсанлы социаль-икътисади, финанс җепләре һәм элемтәләр белән бәйләнгән. Безнең Тулы вәкаләтле вәкиллек федераль дәүләт хакимияте органнары белән зур эш алып бара, шуның нәтиҗәсендә Татарстан республика халкының яшәү сыйфатын күтәрә торган күп кенә дәүләт программаларында катнаша», - дип искәртте республика Дәүләт Советы Рәисе.
Ул Татарстанның күп кенә социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре буенча лидер булуын билгеләп үтте. Моңа шул исәптән 1994 елның 13 июнендә гамәлгә куелган Тулы вәкаләтле вәкиллек эше ярдәмендә дә ирешелгән.
Әмма бу юнәлештә эш элегрәк тә алып барылган. Әйтик, 1920 елда Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршындагы Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты декреты нигезендә милли бүлекләр оештырыла. Аннары, ТАССР төзелгәч, ул Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты каршындагы республика вәкиллеге итеп үзгәртелә.
Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.