Татарстанда «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына кергән өчен түләү күләме билгеләнде
«Зәңгәр күлләр» аеруча саклана торган табигать территориясенә кергән өчен 100 сум күләмендә түләү алыначак. ТР Министрлар Кабинетының хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза уза торган карар проектында шулай диелә.
Документтан күренгәнчә, төбәк әһәмиятендәге аеруча саклана торган табигать территориясенә килгән өчен түләүне Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге алачак.
Түрәләр, объектка хезмәт күрсәтүчеләр, биредә эшчәнлек алып барачак эшкуарлар, шулай ук Зәңгәр күлләрнең биологик күптөрлелеген өйрәнүче фәнни хезмәткәрләр түләүдән азат ителә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына аңлатуларынча, түләү кертү – кирәкле чара. Россиянең күп кенә төбәкләрендә инде аеруча саклана торган кайбер табигать территорияләренә кергән өчен түләү алалар һәм «бу ниндидер коммерция максатына түгел, ә табигатькә мөнәсәбәте булган аеруча әһәмиятле территорияләрне саклауга бәйле».