ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча Татарстан командасын уңышлары белән котлый

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча хатын-кыз һәм ир-ат командаларын - «Ак Барс - Динамо» һәм «Динамо - Ак Барс»ны сезонны уңышлы тәмамлаулары белән котлады. Республика җитәкчесе телеграм-каналында спортчыларны хөрмәтләү тантанасында төшерелгән фотолар белән уртаклашты.

«Безнең егетләр һәм кызлар – чирәмдәге хоккей буенча иң көчлеләр! Искиткеч сезон! Горурланабыз!» - дип белдерде ул.

Тантана бүген Казан Кремлендә узды. «Динамо - Ак Барс» ир-атлар командасы әлеге сезон нәтиҗәләре буенча егерме икенче тапкыр Россия чемпионы булды һәм 2024 елның барлык трофейларын да яулады. Команданың җиңүе ышандырырлык һәм каршылыксыз булды, дип искәртте Татарстан Рәисе.

Хатын-кызлар командасы киеренке көрәштә дүртенче тапкыр Россия чемпионы булып танылды.

«Командалар чемпионат дәвамында матур уен, югары осталык, тупланганлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Сезнең казанышларыгызга таянып бүген Казанның чирәмдәге хоккей буенча Россия башкаласы булуын ышаныч белән әйтергә мөмкин. Без сезнең җиңүләрегез белән горурланабыз!» - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов очрашу вакытында.