Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин динне гражданлык тәңгәллегенең нигезе дип атады
Кешенең гражданлык тәңгәллеге нигезен төп милли-дини карашлар тәшкил итә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең XIII Бөтенроссия форумында чыгыш ясаганда белдерде.
«Традицион кыйммәтләрне саклау һәм гражданлык тәңгәллеген формалаштыру — үзара ярашмый торган төшенчәләр дигән ялгыш фикер бар. Бер яктан, милли-дини төрлелек булганда, җәмгыятьтә гражданлык тәңгәллеген формалаштыру мөмкин түгел, дип саныйлар, икенче яктан — гражданлык тәңгәллеге теләсә нинди милли-дини үзенчәлекне бетерә. Әмма барысы да нәкъ киресенчә», – дип белдерде Татарстан мөфтие.
Камил хәзрәт Сәмигуллин ассызыклаганча, традицион кыйммәтләр – ул нәкъ менә милли-дини кыйммәтләр.
«Россиядә төрле дин һәм милләт кешеләре яши. Ислам, Россиянең башка традицион диннәре кебек үк, мәдәни төрлелеккә ихтирамлы мөнәсәбәт яклы. Мөселманнарның дини мирасында кешедә Ислам тәңгәллегенең гражданлык тәңгәллеге белән гармонияле ярашуы турындагы фикер күзәтелә», – ди ул.
Бөтенроссия форумын Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды ярдәмендә уздыра.
Ел саен үткәрелә торган форум Россиядә хәзерге заман мөселман мәгарифенең актуаль проблемалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Быел ул 30-31 октябрь көннәрендә узды. Чараның беренче көнендә эш мәчет каршындагы курсларның, мәчетләрнең һәм мөхтәсибәтләрнең иң яхшы практикаларын күрсәтүгә юнәлдерелгән иде, ә икенче көнне мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.