ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Халыклар бердәмлеге көненедә Казанда «Безнең йорт – Татарстан» концерты була

0

Халыклар бердәмлеге көнендә, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләрендә тематик чаралар планлаштырылган. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале гала-концерты бу көннең үзәк вакыйгасы булачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министрлыгы иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Айрат Фәйзрахманов сөйләде.

«Биредә Татарстан Республикасының 31 районыннан фестиваль финалына үткән вәкилләр чыгыш ясаячак. Моңа кадәр зона турлары узды. Быел фестиваль «Халыклар күп төрле – Туган ил берәү генә» шигаре астында уза. Аны уздыру «Мәдәният» илкүләм проектының «Иҗади кешеләр» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә», – диде Фәйзрахманов.

Фестивальгә әзерлек сентябрьдә үк башланды, диде Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров. Гаризалар кабул ителгәннән соң күчмә сайлап алу турлары узган. Гала-концертта катнашучыларны мактау билгеләре һәм призлар белән бүләкләячәкләр.

«Октябрьдә җиде күчмә сайлап алу туры уздырдык. Быел гаризалар саны шактый артты. 433 этномәдәни коллектив гариза җибәрде. Бу 4 меңнән артык катнашучы. Иҗади номерларның сыйфаты да сизелерлек арткан. Без сәхнәдә традицион костюмның чын матурлыгын күрәбез», - дип билгеләде Кадыйров.

«Безнең йорт – Татарстан» фестивале Татарстан халыклары ассамблеясе һәм аның милли-мәдәни берләшмәләре инициативасы белән барлыкка килде, дип искәртте Татарстан Иҗтимагый палатасы этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комиссиясе әгъзасы, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе урынбасары Ирина Александровская.

«Барысы да аздан гына башланды. Акрынлап бу фестиваль популярлашты. Моның, кагыйдә буларак, үзешчән актив булуы мөһим. Соңгы вакытта профессионаллар да бик теләп катнаша. Фестивальне һәр районда диярлек муниципаль хакимият хуплады. Хәзер инде билгеле бер ярыш эффекты барлыкка килде. Кем күбрәк кызыклы талантлар тәкъдим итәр, зур йомгаклау бәйрәм проектына районнан күпме номер үтәр. Җәмәгатьчелекнең кечкенә инициативасы зур проектка әверелде. Ул хәзер безнең республикада Халыклар бердәмлеге көне һәм халыкларыбыз бердәмлеге символы булып тора», - дип ассызыклады Александровская.

«Безнең йорт – Татарстан» концертын «ТНВ» телеканалында турыдан-туры трансляциядә дә карарга мөмкин булачак.