ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Алабуга районы махсус операция башланганнан бирле 234 миллион сумлык ярдәм җибәргән

0

Алабуга районы махсус хәрби операция башланганнан бирле 234 миллион сумлык гуманитар ярдәм җибәргән. Мобилизацияләнгәннәр, контрактчылар һәм үз теләге белән хезмәт итәргә киткән хәрбиләр өчен барлыгы 208 тонна шефлык конвое һәм 28 автомобиль тапшырылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә.

Битараф булмаган гражданнар, предприятиеләр хәрби хезмәткәрләр ихтыяҗларына да, яңа территорияләрдә зыян күргән кешеләр өчен дә гуманитар ярдәм буларак акча, өстәмә җиһазлар, җылы киемнәр, медикаментлар, азык-төлек продуктлары җибәрә.

Шәһәрдә хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җибәрү ноктасы – 60 һәм 12 урында госпитальләр өчен ярдәм җибәрү оештырылган.

Алабуга районы шулай ук Лисичанск шәһәре халкына 557 мең сум һәм Рубежный шәһәре халкына 200 мең сумга якын суммага гуманитар ярдәм җибәргән.

Район муниципалитеты һәм беркетелгән кураторлар хәрбиләрнең гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Мондый ярдәмнең гомуми суммасы 17 миллион сумны тәшкил иткән.

Махсус операциянең беренче көннәреннән үк дәвалану яки яраланганнан соң тернәкләнү өчен ялга кайткан хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтелә.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Түләүнең күләме арту республикада хәрби хезмәткәрләргә түләүләр арттырылу белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221 44 52. Моннан тыш, 8 (800) 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.