ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Володин: Татарстан – үзенчәлекле төбәк, монда дөрес карарлар кабул ителә

0

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин белән очрашты. Очрашу республика парламенты башлыгының Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Россия парламенты түбән палатасында узды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Мәскәүдә. Анда ул чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызның VIII бөтендөнья конгрессы эшендә катнаша.

Володин белән Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук Мөхәммәтшин Дәүләт Думасы рәисенә Татарстан Дәүләт Советы закон чыгару инициативаларын тапшырды.

Очрашу барышында Фәрит Мөхәммәтшин Вячеслав Володинга 22-24 октябрьдә Казанда узган XVI БРИКС саммиты нәтиҗәләре турында сөйләде. Исегезгә төшерик, саммитта 36 ил һәм 6 халыкара оешма катнашты, форумда 42 делегация, шул исәптән 24 дәүләт башлыгы булды.

«Без мондый масштаблы чаралар уздырырга сәләтле булуыбызны тагын бер кат исбатладык», - дип ассызыклады Мөхәммәтшин Володин белән сөйләшкәндә. Ул тагын бер тапкыр Россия Президенты Владимир Путинга һәм ил җитәкчелегенә күрсәткән ышанычлры өчен рәхмәт белдерде.

«Татарстан – үзенчәлекле төбәк. Биредә дөрес һәм ныклап уйланган, үлчәнгән карарлар кабул ителә, - дип ассызыклады Вячеслав Володин, очрашуга йомгак ясап, - нәкъ менә шуңа күрә биредә икътисад көчле һәм тормыш сыйфаты югары. Безнең өчен республика алга таба да үсү мөһим. Моның өчен мөмкинлек бирә торган хокукый кырны формалаштырырга кирәк».

Дәүләт Думасы Рәисе шулай ук Россия парламенты түбән палатасында Татарстан депутатлары эшен югары бәяләде.

«Уңышлы эшлибез, коллегиаль рәвештә карарлар кабул итәбез, - дип билгеләп үтте ул. - Дисциплина, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек – Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларны менә шулар аерып тора. Алар республика мәнфәгатьләрен генә түгел, ә гомумән илебез мәнфәгатьләрен яклый».

Шул ук көнне Мөхәммәтшин РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар белән очрашты. Очрашуда Россия парламенты түбән палатасына Дәүләт Советы юллаган республика закон чыгару инициативалары турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында 4 закон проекты төрле стадиядә карала. Бу Интернетта РФ субъектлары дәүләт символларына ихтирамсызлык белдерә торган мәгълүмат алуны чикләү турында федераль закон проекты, административ хокук бозулар турында кодекска аучылык кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны арттыру турында тәкъдим, җитештерү калдыклары турында федераль законга үзгәрешләр кертү проекты һәм Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына чит илләрдә Россия мәнфәгатьләренә каршы юнәлдерелгән административ хокук бозулар кылган өчен административ җаваплылыкка тарту турында үзгәрешләр кертү.