Уфада «Мостай Кәрим» энциклопедиясе нәшер ителде
Халык шагыйре Мостай Кәрим тууга 105 ел тулу уңаеннан Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясенең Башкорт энциклопедиясе институты коллективы уникаль басма – «Мостай Кәрим» энциклопедиясен нәшер итте. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Илдә бик аз санда булган шәхси әдәби энциклопедияләр исәбенә кергән китап Башкортстан Республикасы Президентының 2006 елның 17 гыйнварындагы «Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим истәлеген мәңгеләштерү турында»гы указы нигезендә әзерләнгән.
«Башинформ»га уникаль китапны төзүчеләр сөйләгәнчә, энциклопедиядә башкорт әдәбияты күренекле вәкиленең тормышы һәм иҗаты турында мәгълүматлар урын алган. Фәнни-популяр басма киң даирә укучыларына исәпләнгән.
Энциклопедия 1800дән артык мәкаләне үз эченә ала. Аларның күбесе әдип иҗатына багышланган: Мостай Кәрим әсәрләрендә жанрлар, тематика һәм проблематика, поэтика һәм лирик герой үзенчәлекләре, әхлакый идеаллар турында мәкаләләр, әдипнең аерым әсәрләренә анализ, аларны бастырып чыгару һәм төрле телләргә тәрҗемә итү тарихы.
Басмада шулай ук халык шагыйренең рус, чит ил әдәбияты белән бәйләнешен, аның әсәрләренең кинематографиядә, музыкада һәм сәхнәдә интерпретацияләү тарихын ачучы мәкаләләр бар. Шулай ук шагыйрь басылган журнал һәм газеталар, аның биографиясе белән бәйле географик объектлар (туган авылы, шәһәрләр һәм илләр) турында мәкаләләр дә бар. Аерым мәкаләләрдә Мостай Кәримнең иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге, тормыш юлының төрле этаплары һәм шартлары, аның истәлеген мәңгеләштерү фактлары тәкъдим ителгән.
Биографик мәкаләләрдә язучының туганнары, дуслары, тикшеренүләрен Мостай Кәримгә багышлаган әдәбият белгечләре, фольклорчылар, тел белгечләре турында мәгълүматлар бар.
«Мостай Кәрим» энциклопедиясенә 800дән артык иллюстрация – документлар фотокопияләре, рәсем сәнгате әсәрләре репродукцияләре, язучының туганнары һәм дуслары белән төшкән фотосурәтләре, спектакль, фильм, географик объектлардан күренешләр кертелгән.