ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Красноярск краенда «Әбием җырлары» фестиваль-конкурсы узды

0

19 октябрьдә «Родина» Красноярск крае халыклары дуслыгы йортында татар милли иҗат коллективлары һәм башкаручылары фестиваль-конкурсы узды. «Әбием җырлары» дип исемләнгән әлеге чара Гаилә елына багышланган. Фестиваль-конкурс Красноярск крае «Россия милләте бердәмлеген ныгыту һәм Красноярск крае халыкларын этномәдәни үстерү» дәүләт программасы кысаларында ел саен үткәрелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Быел конкурста Ениисейск, Железногорск, Канск һәм Красноярск шәһәрләреннән, Абан, Бирилюсский һәм Казачинский районнарыннан, Пировский һәм Шарыповский муниципаль округларыннан коллективлар һәм башкаручылар катнашты.

Халыклар дуслыгы йорты фойесында Абан, Канск һәм Красноярскидан, Пировский һәм Шарыповский муниципаль округларыннан халык һәм декоратив-гамәли сәнгать осталары эшләре күргәзмәсе корылган иде.

Барлык катнашучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез, шулай ук катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез, диелә хәбәрдә.