Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе: Цифровизация эшләре – заман таләбе
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына коллегия утырышы булды. Чарада республика тармаклары министрлыклары һәм ведомстволары, тарифлар буенча эшләүче оешмалардан вәкилләр катнашты. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев тарифларны җайга салудагы цифровизациянең әһәмиятен билгеләде.
«Илкүләм икътисад үсешенә бәйле тарифларга бәяләр үзгәреп тора. Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү дә әһәмиятле роль уйный. Бу эш бүгенгесе көнне Татарстанда да, Россиянең башка төбәкләрендә дә актив рәвештә бара. Әлбәттә, ясалма интеллект ярдәмендәге цифровизация эшләре – заман таләбе. Әлеге көндә Татарстан – цифровизациядә РФ күләмендә лидерлар рейтингында әйдәп бара», – дип белдерде Александр Груничев.
Утырышта тарифлар өлкәсендә цифровизациядәге эшчәнлек турында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов, Татарстан Дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәсен цифрлы үстерү министры урынбасары Альберт Яковлев, ТР «Пространство белешмәләре фонды» директоры Дмитрий Лунегов чыгыш ясады.
«2022 елда ук бөтен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр электрон форматка әйләндерелгән иде. Безнең комитет төрле ведомстволар белән берлектә цифрлы хезмәтләр күрсәтә. Быел Монополиягә каршы федераль хезмәт «Тариф» дәүләт мәгълүмати системасын булдыру эшенә тотынды», – диде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов.
Павлов әйтүенчә, тарифларны цифрлы трансформацияләүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыла, шулай да кайбер проблемалар күзәтелә. «ТР Дәүләт идарәсен, мәгълүмат технологияләрен һәм элемтәсен цифрлы үстерү министрлыгы белән дә эзлекле эш алып барыла. Цифровизация өлкәсендә булган бер сорау, әлегә тарифларга кагылышлы карарлар электрон рәвештә имзалана алмавы», – диде ул.
Коллегия эшенә онлайн форматта катнашучылар да чыгыш ясады. Россия Монополиягә каршы хезмәтнең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җайга салу идарәсе башлыгы урынбасары Сурен Оганисян, Воронеж өлкәсенең Тарифларны җайга салу министрының беренче урынбасары Ольга Жегульская һәм «РИФОРА ЛАБС» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Федор Цариковский чыгышлары онлайн трансляция аша яңгырады. Алар үзләре хезмәт куйган оешмалардагы уңай тәҗрибә белән уртаклаштылар.