Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты электрон имза белән эшләргә җыена
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Тарифларны җайга салуны цифрлы трансформацияләү» темасына коллегия утырышында комитет рәисе урынбасары Сергей Павлов тарифларны электрон имза белән расларга ниятләүләре турында белдерде.
«Без кабул иткән тарифлар өлкәсендәге карарлар, кайвакыт алар 800 тәшкил итә, кулдан имзалана. Гамәлдәге законнар тарифларын билгеләү турындагы карарларны электрон ысул белән имзаларга мөмкинлек бирми. Хәзерге көндә Россиянең 3 төбәге генә яңа тарифлар турындагы карарларны электрон цифрлы имза белән имзалый. Бу эш Карелия, Камчатка һәм Сахалинда башкарыла», – диде Сергей Павлов коллегиядә.
Сергей Павлов тарифларны җайга салудагы цифрлы үсеш трансформациянең бер юнәлеше булган карарларны электрон рәвештә имзалауны башлап җибәрү буенча эшләгәннәрен дә ассызыклады.
«Хәзерге вакытта без өч тәкъдим белән чыгабыз. Бу процессны өлешчә автоматлаштыру( федераль максатчан программага имза кую һәм канцелярия мөһере белән раслау), документларны саклауның электрон системасын булдыру яки электрон архив функционалын кертеп, ТР электрон документлар әйләнешенең ведомствоара системасын эшләп тулыландыру», – ди ул.
Шулай ук коллегия утырышында үзебездә җитештерелгән операцион системага күчү турында да фикер алыштылар.