Песков алкоголь сату вакытын кыскарту турында: Бездә андый дискуссияләр алып барылмый
Россия Президенты администрациясендә бөтен илдә алкоголь сату вакытын кыскарту мәсьәләсе турында фикер алышу юк. Бу хакта Россия лидеры матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде.
«Бездә, Президент администрациясендә, мондый дискуссияләр алып барылмый», - дип китерә Кремль вәкиле сүзләрен ТАСС.
СССР чорында мондый чаралар кертү омтылышлары булды, дип искәртте ул. Аның сүзләренчә, моны бик җиңел анализлап була.
Төбәкләрдә алкоголь сатуга кертелгән барлык чикләүләр «җирле хакимият өстенлеге» булып тора, дип өстәде Песков.
Исегезгә төшерик, элегрәк Вологда матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, алкоголь сатуны чикләргә – эш көннәрендә тәүлегенә ике сәгатьтән дә озаграк сатмаска тәкъдим иттеләр. Шәһәр хакимияте мондый продукцияне шулай ук бәйрәмнәрдә сатуны да тыярга тәкъдим итте. Бу зур резонанс тудырды. Соңыннан закон проектына төзәтмәләр керттеләр, яңа вариант чыкты: алкогольле эчемлекләрне эш көннәрендә 12 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр һәм ял һәм бәйрәм көннәрендә гадәти режимда ваклап сатуны рөхсәт иттеләр. Чикләүләр 2025 елның 1 мартыннан гамәлгә керергә тиеш. Вологда губернаторы Георгий Филимонов ассызыклаганча, мондый чаралар белән яшьләрне коткарырга телиләр.