ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Айдар Метшин ана капиталын бала туу белән үк куллану идеясен хуплады

0

Ана капиталын түләгән чакта аны балалы гаиләләрнең алу мөмкинлеге хәлиткеч роль уйный. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасында гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү комиссиясе әгъзасы, Татарстаннан депутат Айдар Метшин хәбәр итте.

Элегрәк Дәүләт Думасына ана капиталын балага өч яшь тулганны көтмичә торак шартларын яхшыртуга тотарга мөмкинлек бирә торган закон проекты кертелде.

«Гомумән, торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелә торган ана капиталы дөрес. Яшь дифференциациясе ягыннан караганда, мантыйкый фикер йөртсәк, ана капиталын балага бер яшь булганда файдаландыңмы, өч яшь булгандамы – мөһим түгел. Ана капиталы алучыга тиешле рәвештә барып җитү мөһим. Бер яшь, өч яшь, башка яшьме, миңа калса, бу ул кадәр принципиаль түгел», - диде Метшин.

Элегрәк билгеле булганча, 2025 елның 1 гыйнварына кадәр торакка кредит рәсмиләштергән россиялеләр процентлар буенча экономияләү нәтиҗәсендә алган матди файдадан физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләүдән азат ителде. Законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.