ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Ирина Волынец балалы хезмәткәрләр өчен ташламалар кертергә чакырды

0

Хезмәт эшчәнлеге эшне дистанцион башкарырга мөмкинлек бирә икән, эш бирүче үз хезмәткәрләре белән читтән торып эшләү турында килешә ала. Бу хакта» Татар-информ»га Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сөйләде.

Баштарак «Россия ветераннары» хәрәкәте туучылар санын арттыру өчен хатын-кызларга читтән торып эшләү мөмкинлеге бирергә тәкъдим иткән иде.

«Әгәр бу эш бирүчене канәгатьләндерә икән, әгәр бу тармакта болай итеп эшкә урнашу мөмкин булса, килешүдә ике якның да ризалыгы белән бу федераль яки төбәк законыннан башка да язылырга мөмкин», – диде Волынец.

Ул дистанцион форматны күздә тотмаган һөнәрләр барлыгын да искәртте. Мәсәлән, укытучылар, табиблар, җитештерүче белгечләр һәм башкалар.

«Әгәр без эш бирүчене хатын-кызга эшкә урнашу юнәлешенең үзенчәлеген исәпкә алмыйча читтән торып эшләргә хокук бирергә мәҗбүр итсәк, бу хатын-кызларны эшкә алырга теләмәү белән янарга мөмкин», – дип саный балалар омбудсмены.

Аның сүзләренчә, бизнесның балалы хезмәткәрләргә карата социаль җаваплылыгы мәсьәләсендә законнарны камилләштерү тагын да нәтиҗәлерәк чара булачак.

«Һәм бу балалары булган яки тиздән балалары туачак хезмәткәрләргә махсус шартлар тудырган предприятиеләр өчен ташламалы салым аша гына мөмкин. Бу, мәсәлән, хезмәткәрләр өчен фитнес-үзәкләргә абонементлар бирү дә, өстәмә ял көннәре дә, киңәйтелгән медицина иминияте дә булырга мөмкин», – диде Волынец.

Аның сүзләренчә, бу чаралар «күпбалалылыкны үстерүгә зур этәргеч бирәчәк».