ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Синоптиклар Татарстанда һава торышы шактый начарлану турында кисәтте

0

Якын көннәрдә Татарстанда яңгыр, җепшек кар фаразлана, ә атна азагына һава торышы тагын да начарлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.

Октябрьнең соңгы көннәрендә төбәктәге һава торышына төньяк циклонның атмосфера фронтлары йогынты ясаячак. Иртәгә, 29 октябрьдә, урыны белән бераз яңгыр һәм җепшек кар, томан булырга мөмкин. Төнлә -2..+3 градус көтелә, көнчыгышта -6 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез +1..+6 градус көтелә. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

30 һәм 31 октябрьдә һава болытлы була. Яңгыр, җепшек кар ява. Пәнҗешәмбе секундына 15-18 метр тизлек белән исүче көчле җил фаразлана. Төнлә -1..+4 градус, көндез +1..+6 градус көтелә. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә янәдән бозлавык хасил булу ихтимал.

Җомга һәм шимбә, 1 һәм 2 ноябрьдә, чираттагы циклон төбәккә һава торышы начараюны алып килә. Яңгыр, җепшек кар һәм кар көтелә. Җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Термометр баганалары төнлә -4..+1 градус күрсәтә, ә көндез 0..+3 градустан югары күтәрелми. Бозлавык булу ихтимал.