ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Башкортстанда «Дуслык моңы» башкорт һәм татар җыры конкурсы узачак

0

14-15 ноябрьдә Нефтекама шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендәге «Дуслык моңы» XVII халыкара башкорт һәм татар җырын башкаручылар конкурсы уза. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Халык иҗаты үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурста катнашу өчен Башкортостан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән башкорт яки татар телләрен белүче 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге үзешчән башкаручылар чакырыла. Шулай ук музыка училищелары вокал бүлекләрендә укучы 1-2 курс студентларыннан гаризадар да каралачак.

Конкурс тыңлаулары ике этапта узачак. Биредә катнашучылар икешәр җыр башкарырга тиеш була – халык җыры һәм эстрада җыры. Чыгышлар катнашучының туган телендә (башкорт һәм татар телләрендә) булырга тиеш.

Конкурс кысаларында жюри әгъзалары – Башкортстан һәм Татарстан республикаларының танылган мәдәният эшлеклеләре, артистлары катнашында мастер-класслар үткәреләчәк, диелә хәбәрдә.