ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Татарстан Хезмәт министрлыгы «Гаилә» һәм «Кадрлар» яңа илкүләм проектларында катнашачак

0

Татарстан Хезмәт министрлыгы 2025 елда «Гаилә» һәм «Кадрлар» яңа илкүләм проектларында катнашачак. Бу хакта башкарма хакимиятнең илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы төбәк органнары белән киңәшмәсендә билгеле булды, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Гаиләгә ярдәм», «Күп балалы гаилә» һәм «Өлкән буын» программаларында катнашу планлаштырыла. Республикада өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү, Яшел Үзән районында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү буенча чаралар дәвам ителәчәк. Шулай ук гаиләләргә һәм өлкән буынга ярдәм күрсәтү, хезмәт базарын камилләштерү буенча чаралар күреләчәк.

2025 елда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында дүрт федераль проект — «Хезмәт базары белән идарә итү», «Хезмәт базары өчен мәгариф», «Мәшгульлеккә ярдәм итү актив чаралары» һәм «Хезмәт кешесе» проектлары гамәлгә ашырылачак. Татарстанда саклану-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен хезмәткәрләр укыту һәм мәшгульлек хезмәтләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен чаралар үткәрү планлаштырыла.

ТР Икътисад министрлыгында узган киңәшмә яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга кагылышлы гомуми мәсьәләләр буенча фикер алышуга юнәлдерелгән иде. Финанслау лимитларын куллану, төбәк проектлары буенча билгеләнгән максатларга ирешү, проектлар кысаларында чаралар уздыру һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.