ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Чиләбедә татар мәдәнияте көне узды

0

Чиләбе шәһәре Балалар филармониясендә онытылмаслык бәйрәм концерты – татар мәдәнияте көне узды. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Бәйрәм дәвамында фойеда талантлы рәссамнарның картиналары күргәзмәсе эшләде. Экспозиция татар мәдәнияте һәм көнкүреше матурлыгын чагылдырды. Биредә Зәйнулла Латфуллин, Алена Әскәрова, Елена Баймяшкина һәм Анастасия Бузенееваның эшләре тәкъдим ителде.

Кунаклар шулай ук декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе белән танышты. Биредә татар хатын-кызлары һәм ир-атларының өс, баш һәм аяк киемнәре коллекциясе тәкъдим ителде. Быел шулай ук интерьерны авыл йорты элементлары белән бизәгәннәр. Анда Коръән аятьләре, ашъяулыклар һәм сөлгеләр тәкъдим ителгән иде. Күргәзмә үзәгендә самавыр һәм фарфор савыт-саба белән чәй өстәле торды.

Кичә дәвамында шулай ук милли традицияләр турында интерактив уен да уздырылды. Чарада катнашучыларга татар халкы мәдәнияте дөньясына чумарга һәм аның үзенчәлекләрен аңларга Чиләбе шәһәренең 28 номерлы балалар бакчасы мөдире һәм «Нәни тамчылар» балалар проекты кураторы Айгөл Кириллова ярдәм итте.

Бәйрәмнең концерт өлешендә модельләр татар мәдәниятенең байлыгын һәм нәзакәтлелеген чагылдыручы танылган дизайнерларның киемнәрен күрсәтте.

Бәйрәмне Дамир Сафин, Денис Харасов, Ленария Юмабаева кебек талантлы артистлар, «Умырзая» вокаль ансамбле, «Айгөл» халык бию ансамбле, балалар проектлары финалистлары һәм Башкортостан Республикасыннан йолдызлы кунаклар - автор-башкаручы Рәдиф Зарипов һәм виртуоз баянчы Таһир Шаһивәлиев чыгышлары бизәде.