ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстанлылар «Зур этнографик диктант»та тарих белемнәрен тикшерә алачак

0

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан «Зур этнографик диктант» мәгърифәтчелек акциясе старт ала. Россиядә яшәүче халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре һәм мәдәниятен белүне 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр тикшереп була, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акциядә рус, испан яки инглиз телләрен белгән теләге булган һәркем катнаша алачак. Сорауларны акция сайтында, «Диктант узарга» дигән өстәмә биттә табарга мөмкин.

16 яшькә кадәрге катнашучылар 20 гомумфедераль сорауга җавап бирә, ә 16 яшьтән өлкәнрәкләр 20 гомуми сорау һәм Россиянең һәр субъекты буенча уникаль 10 сорауга җавап бирергә тиеш була. Чит ил мәйданчыкларында бу өлеш чит илләрдәге Россия белән бәйле урыннарга багышланачак.

Оештыручылар әйтүенчә, сораулар әзерләүгә беренче тапкыр теләге булган һәркем җәлеп ителә. Кызыклы бирем белән уртаклашу өчен акция сайтындагы «Сорау тәкъдим итәргә» дигән өстәмә биткә керергә кирәк. Иң кызыклы һәм оригиналь биремнәр диктантның федераль өлешенә кертеләчәк, ә аларның авторлары акция символикасы белән призлар алачак.

Катнашучыларга диктант узу өчен 45 минут бирелә. Аның өчен максималь 100 балл җыярга мөмкин.

Дөрес җаваплар 13 ноябрьгә кадәр акция сайтында чыгачак.

«Зур этнографик диктант» кагыйдәләре белән акциянең рәсми сайтында һәм «ВКонтакте»дагы төркемендә җентекләбрәк танышырга мөмкин.

Чара Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык инициативасы белән һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы, ТР халыклары ассамблеясе һәм ТР халыклар дуслыгы йорты ярдәмендә уздырыла.

Оештыручылар акциягә карата кызыксыну артуны билгеләп үтә. 2023 елда Россиянең 89 төбәгеннән һәм 228 чит илдән якынча 3,5 миллион кеше этнографик грамоталылыгын тикшергән. Алар арасында Татарстаннан 45 838 катнашучы булган.