ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Казандагы саммитта Моди Путинга сохраи стилендәге картина бүләк иткән

0

Казанда узган БРИКС саммитында Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Россия Президенты Владимир Путинга сохраи стилендә ясалган картина бүләк иткән. Бу хакта чыганакка сылтама белән The Times of India газетасы яза.

Россия лидерына бүләк ителгән картина, сохраи техникасы аеруча нык таралган Джаркханд штатының Хазарибаг районында ясалган. Әлеге стильдә картиналар иҗат итү сәнгате авылларда әнидән кызга күчеп килә. Әлеге техника шул ук исемдәге бәйрәм белән дә бәйле, аны Һиндстанның көнчыгыш штатларында зурлап уздыралар.

Стильнең исеме мундари (мунда телләре төркеменә керә) телендәге soroi сүзеннән килеп чыккан, тәрҗемәдә «таяк белән кыйнау» дигәнне аңлата. Бу техникада картиналар ясаганда пумала урынына үсемлек ботаклары, дөге саламы яки хәтта бармаклар кулланыла. База катламы исә чүпрәккә салына.

Сохраи стилендә иҗат ителгән сәнгать әсәрләре хайваннарны, кошларны һәм табигатьне сурәтли, тормышның аграр рәвешен һәм җирле кабилә мәдәниятендә кыргый табигатькә тирән ихтирамны чагылдыра, диелә хәбәрдә.

Казанга эш сәфәре вакытында Нарендра Моди Иран һәм Үзбәкстан президентлары Масуд Пезешкиан һәм Шәфкать Мирзиеев белән ике яклы сөйләшү дә уздырды. Иран Президенты һинд лидеры Махараштра көнбатыш штаты осталары диңгез кабырчыкларыннан ясаган ваза, ә Үзбәкстан Президентына варли стилендәге картина бүләк итте. Бу минималистик техника шул ук штаттагы бер исемдәге кабиләдә барлыкка килгән.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь Владимир Путин белән очрашуда аңа ике аждаһа бүләк итте, дип язды «Татар-информ».