ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Якутиядә заманча татар балалар әдәбияты антологиясе басылып чыкты

0

Якутиядә заманча татар балалар әдәбияты антологиясе басылып чыкты. Басма – Якутия һәм Татарстан Язучылар берлекләренең өченче уртак проекты. Антологиягә 35 татар авторының шигырь-хикәяләренең тәрҗемәсе кергән. Тиражы – 300 нөсхә. Антологияне «Алта» нәшрияты бастырган, дип хәбәр итә «Улус медиа» сайты.

Антологияне Якутиянең Язучылар берлеге рәисе Гаврил Андросов һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова төзегән. Әсәрләрне якут теленә тәрҗемә итү белән Якутия Язучылар берлеге командасы шөгыльләнгән, алар арасында Якутиянең өч халык язучысы - Сэмэн Тумат, Наталья Харлампьева һәм Елена Слепцова-Куорсуннаах, шулай ук сәнгатьле тәрҗемә остасы Альбина Борисова һәм язучылар Данил Макеев, Степан Сивцев-Хамалга, Анатолий Слепцов, Евдокия Иринцеева-Огдо, Ангелина Васильева-Дайыына, Гаврил Андросов, Зинаида Архипова, Александра Матвеева-Долгура, Рөстәм Каженкин һәм Елизавета Мигалкина, Надежда Ильина да бар. Проектта рәсемнәргә аеруча зур игътибар бирелгән, аларны рәссам Татьяна Неустроева ясаган.

«2022 елда Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла Якутиядә Татарстан көннәрендә катнашты. Алдарак без шигърият һәм проза буенча алмаш антологияләр буенча эшләгән идек инде. Якутскига килгәч, Ркаил Рафаилович яңа, катлаулы һәм кызыклы проект – балалар әдәбияты антологиясе эшләргә тәкъдим итте. Шуннан бирле ике яктан да җентекле эш башланды: материаллар туплау, әзерлек һәм сәнгатьле тәрҗемә. Басмадагы рәсемнәргә күп вакыт бирелде. Без рәссамның сурәтләр аша татар үзенчәлеген җиткерә алуын теләдек.

Татарчадан якут теленә тәрҗемә дә безнең өчен авыр сынау булды. Безнең алда шигырь һәм хикәяләрдә тасвирланган татар халкының менталитетын якут укучысына җиткерү бурычы торды.

Якутиянең тышкы элемтәләр һәм халыклар эшләре буенча министры Гаврил Кириллин бу проектны хуплады һәм берникадәр вакыттан соң антология басылып чыкты. Хезмәттәшлек өчен зур рәхмәт белдерәбез һәм проектларның дәвамлы булуына өметләнәбез. Мондый антологияләр әдәбиятны баетып кына калмый, ә ике халык арасында дипломатик мөнәсәбәтләрне дә ныгытырга ярдәм итә», – дип сөйләде антологияне төзүче Гаврил Андросов.

Антологияне тәкъдим итү ноябрь ахырына, Якутия Язучылар берлегенең 90 еллыгына багышланган атнага билгеләнгән. Чарага Татарстаннан ике вәкил – республиканың Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин киләчәк.

Искәртеп үтик, 2021 ел ахырында Якутия һәм Татарстан икътисади, мәдәни, социаль һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзалады.