Рөстәм Миңнеханов көзге урман фотосы белән уртаклашты: Ниһаять, Акдус белән ял итәбез
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсенә язылучыларга көзге урман фотосын күрсәтте. Фото республика җитәкчесенең телеграм-каналында чыкты.
Анда берничә ел элек Миңнехановка ул чагындагы Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән алабай – Акдус сурәтләнгән. Шуннан соң этнең фотолары ТР Рәисенең социаль челтәрләрендә инде күп тапкырлар чыкты.
«Ниһаять Акдус белән урманда йөреп ял итәбез әле! Ул да көзге урман һавасын ярата!» - диелгән фото астында.
Фото: © t.me/rustamminnikhanov/